Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән район Советы депутатлары алдагы елларга район бюджетын расладылар

927 миллион 870 мең сум. Муниципаль район бюджетының 2023 елга тулаем керемнәре һәм чыгымнары шул күләмдә булыр дип фаразлана.

План чорына, 2024 елга әлеге күрсәткечне – 926 миллион 156 мең, ә 2025 елга 933 миллион 521 мең сум күләмендә расладылар.
Бюджетның ничек формалашуы, казна акчасының нинди максатларга тотылачагы турында район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин чыгыш ясады. Егерме җиденче утырышны (дүртенче чакырылыш) исә муниципаль район Советы рәисе урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов алып барды.
Бюджетны тикшерүдә, фикер алышуда районның конроль-хисап палатасы рәисе Рамил Әхмәдуллин, Советның икътисад сәясәте һәм бюджет буенча даими комиссиясе рәисе, депутат, райпо рәисе Әбүзәр Мортазин, Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы, депутат Мингәрәй Әминовлар катнашты, аннары карар кабул ителде. Ул 2023 елның 1 гыйнварында гамәлгә керәчәк.
Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә хәрби хезмәт үткәндә яки Россия Федерациясе кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә ирекле рәвештә теләктәшлек күрсәткән вакытта муниципаль милекне арендалау килешүләре буенча аренда түләвен кичектерү һәм аренда килешүләрен штраф санкцияләреннән башка өзү турында иде. Аның ничек үтәлергә тиешлеге, нечкә-лекләре хакында утырышта кабул ителгән карарда язылган.
Район Советы бинасында узган әлеге утырышта депутатлар район башкарма комитетының 2023 елга җирле әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү өчен бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү хакында муниципаль район Советына мөрәҗәгатен дә карап, карар чыгардылар.
Бу карар административ хокук бозулар турында эшләр буенча эшчәнлекне туктату өчен нигез буларак кирәк. Гади генә итеп әйткәндә оешмалар, авыл җирлекләре янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, планнар, проектлар, документлар эшләтү, гидрантлар ремонтлау һәм алмаштыру, законсыз чүплекләрне рекультивацияләү өчен, мәгариф учреждениеләренә - урам яктырткычларын монтажлауга, видеокүзәтү камералары, янгын сигнализациясе куюга, су җылыткычлар, ашханәләргә савыт-саба алуга һәм башка максатларга өстәмә акча кирәк.  Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре дә шундый ярдәмгә мохтаҗ. Монда район буенча 72,8 миллион сум акча турында сүз бара. Аңлашылганча, бюджетның әлегә бу чыгымнарны күтәрергә мөмкинлеге юк. Дөрес, быел һәм үткән еллардагы кебек, казнага өстәмә керем булса, әлеге мәсьәләләрнең кайберләрен эшләргә җай табылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев