Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән район мәктәпләрен төзекләндерү дәвам итә

Киләсе ел башында 1нче Чирмешән мәктәбенә төзүчеләр киләчәк, биредә зур капиталь ремонт башланырга тиеш. Бу чорда алардагы уку процессы Чирмешән лицеенда узачак.

Район мәгариф бүлегеннән белешүебезчә, төзелеш эшләре 2 нче Чирмешән мәктәбендә дә планлаштырылган. Биредә, республика программасы нигезендә, мәктәп ашханәсен яңарту күздә тотыла.

Тагын ике мәгариф учреждениесендә: Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле мәктәпләрендә, “Мәгариф” милли проекты кысаларында, “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәкләре ачу каралган.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова әйтүенчә, белем бирү учреждениеләре  нефтьчеләрнең грант бәйгеләрендә дә актив катнашалар һәм откан акчаларга мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыталар. Узган елны андый средстволарга Күтәмә мәктәбе һәм Чирмешән лицее ия булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев