Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәт авылы тарихы турында өченче китап чыгачак

Безнең район авыллары тарихы язылган 51 китап дөнья күргән. Тагын өч авыл турында китап әзерләнә, мәгълүматлар, фотоматериаллар туплана.

Туймәт авылы тарихы хакында ике китап дистә еллар элек үк укучылар кулына барып җитте. Инде тагын бер басмалык мәгълүмат җыелган, аның каралама варианты әзер, төзәтү, төгәллекләр кертү эшләре бара. Әлеге өченче басма якташыбыз Роберт Фәссахов тәкъдиме белән языла, иганәчесе дә ул үзе. Материалларны күп китаплар авторы Дамир Таҗиев яза.

Иске Кади да тагын бер китаплы булачак. Ә менә Түбән Кәминкә тарихы тупланган китап юк иде әле, ул авыл халкы тәкъдиме белән языла башлады, яздыру һәм бастыру чыгымнарын да халык күтәрәчәк. Аның күп өлеше язылган дисәк тә була, компьютерда 250 бит җыелган, шуларны халыкка укып карарга һәм төзәтмәләр кертергә бирәчәкләр.

-Кармыш авыл җирлеге туган як тарихы тупланган китапларга бай, хәтта инде югалган авыллары турында да басмалар дөнья күрде, – диде район үзәк китапханәсе библиографы Әлфинә Батыршина. – Кармыш авылы турында, әле үткән елда гына, өченче китап дөнья күрде. Яшәүченең дә үз китабы бар. Инде күп еллар элек җир өстеннән югалган Саклык һәм Иншар поселоклары турында да китаплар бар. Аларның күбесе безнең фондларны баета, китапларны авыл китапханәләрендә һәм туган як тархы музеенда да табарга була.

“Мәңге яшә, Әмирем!” китабын яздыру һәм бастыру чыгымнарын күтәргән Әгъләмовлар 30 данә басманы үзәк китапханәгә бүләк иткәннәр, аларны авыл китапханәләренә таратканнар.

Кайбер авылларның берничә китабы булса да, әйтик, Мордва Афонькәсе, Лагерка, Шешминка, Ишлинка, Утыз Имән, Әккәрәй, Ивашкино, Ульяновка, Иске Котыш, Девичья Поляна, Сосновка, Казанка авыллары тарихы турында басмалар юк.

Гомумән, район кешеләре язган китаплар 176 ук, алар арасында тарихи гына түгел, әдәбиләре дә, фәнниләре дә бар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев