Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетында - яңа җитәкче

Илнур Җамалетдинов муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде

Моңа кадәр муниципаль район башкарма комитетының эшләр  идарәчесе булган Илнур Җамалетдинов башкарма комитет җитәкчесе итеп билгеләнде.

Муниципаль район Советының утызынчы утырышында бу хакта депутатлар бертавыштан карар кабул иттеләр. Әлеге утырыш район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Айбатов рәислегендә үтте.

Илнур Минсәгыйть улы Җамалетдинов 37 яшьтә, белгечлеге буенча математика һәм информатика укытучысы, гаиләле, 2 бала әтисе.

Депутатлар районСоветының 2011 елның 13 гыйнварында кабул ителгән 20 нче санлы һәм 2009 нчы елның 20 апрелендәге 145 нче санлы карарларына үзгәрешләр кертү турында карар чыгардылар. Алар район башкарма комитеты органнарын гамәлгә кертү һәм муниципаль хезмәт вазифалары реестрына кагылышлы.

Утырышта муниципаль район Советының 2021 елның 22 декабрендәге муниципаль хезмәт реестры вазифалары турындагы 83 нче санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр.

2023 елда муниципаль районда муниципаль хезмәт вазифаларын биләү хакында да карар чыгарылды.

Утырыш эшендә ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Латыйпов та катнашты.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев