Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кадетлары ант кабул иттеләр

Советлар Союзы Герое Иван Конев исемен йөртүче Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында хәрби ант кабул итүгә багышланган тантаналы бәйрәм үткәрделәр. Әлеге чара матур тарадициягә кергән.

Бүген биредә 5-11 нче сыйныфларда 150 бала укый, аларга 24 педагог белем һәм тәрбия бирә. Әлеге мәгариф учреждениесендә белем алырга теләүчеләр елдан-ел арта.

-Быел 5 сыйныфка укырга керергә теләүчеләрдән 60тан күбрәк гариза тапшырылган иде, - ди мәктәп-интернаты директоры Рафаэль Сөләйманов. – Комиссия 30 кешене сайлап алды. Ул безнең  иң зур сыйныф. Мәктәптә республиканың 11 районыннан, хәтта Удмуртиядән һәм Самара өлкәсеннән дә килеп укыйлар. Интернатта читтән килгән 135 бала яши. 14 ел элек ачылган мәктәбебезне инде йөздән күбрәк кадет тәмамлады. Алар арасында Рязань, Пермь, Сызрань, Казан шәһәрләрендәге хәрби уку йортларында һөнәр үзләштерүчеләр дә бар. Быел мәктәпне тәмамлаган укучыбыз Данил Чеснаков Петербургтагы хәрби-диңгез академиясенә керде.

Бәйрәмдә укучыларның ата-аналары, өлкән сыйныф укучылары һәм кунаклар катнашты.

-Бүген кадетлар өчен бик истәлекле, мөһим вакыйга. Сез киләчәктә әти-әниләрегезнең, укытучыларыгызның, Ватанның өметләрен акларсыз, дип уйлыйм. Иң мөһиме - кадет мәктәбенең үрнәк, лаеклы вәкилләре булып калуыгызны телим. Дөньялар тыныч булсын, сезгә сугышлар күрергә язмасын, - диде тананада катнашкан район җитәкчесе Рамил Айбатов.  

Укучыларны мәктәп директоры Рафаэль Сөләйманов, 5 нче сыйныф җитәкчесе Надежда Кириллова, офицер-тәрбияче Петр Захаров та котладылар,  укучыларның сәламәт, нык характерлы, батыр, үз максатына ирешә алучы, сәләтле яшьләр булуларын теләделәр.

-Улым Марат башлангыч сыйныфларда укыганда ук кадет булырга хыялланды. Быел аның теләгу тормышка ашты. Ул интернатта яши, монда үзенә яңа дуслар тапты, классташлары белән дә мөнәсәбәтләре әйбәт. Аңа бик ошый. Беләсезме, ул шундый үзгәрде, яхшы якка, - диде Нурлаттан килгән Розалия Ибраһимова.

Шунысы да кызыклы, 5 нче сыйныф укучылары арасында быел кызлар күп. Шуларның берсе Җәлил поселогыннан килгән Аделина Дещеня-Стриж кечкенәдән үк хәрби булырга хыялланган.

-Монда укырга җиңел түгел, ләкин миңа ошый, - диде Ангелина.

Бу көнне кадетлар сәләтләрен дә күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр, театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Гөлсирә Шәрифуллина видеосы һәм фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев