Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юлчылары тәүлек әйләнәсе эш режимына күчте

Кышкы юлларда машина йөртүчеләргә мәшәкатьләр арта, беренче кар аеруча куркыныч тудыра. Юллардагы иминлек күп очракта юлчылардан да тора. Алар кышкы сезонга әзерме?

“Татавтодор” җәмгыятенең район участогы 286 киломер арага хезмәт күрсәтә, җәен юлларны ремонтлап, тәртиптә тотсалар, кыш айларында аларны кар-боздан чистарталар. 20 октябрьдән тәүлек әйләнәсе юлларда дежур торалар.

- Беренче кар яву белән куркыныч арта, шуның өчен безнең техникалар күптән әзерлек сызыгында. Алты катнаш юл машинасы, ике автогрейдер трассага чыгып китәргә әзер, төягеч белән бульдозер да төзек, ике сменада эшләргә шоферлар, тракторчылар белән комплектланган, – ди участок начальнигы Наил Котбиев. – Сезонга җитәрлек күләмдә, 9983 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләп куйдык, кышның ничек киләсен белеп булмый, көтелмәгән очраклар туса, запаста тагын 2 мең тонна ком һәм 350 тонна тоз бар. Кирәк булса, катнашманы бик тиз әзерлиләр.

Район үзәге урамнарын кардан быел да Чирмешән районы коммуналь челтәрләре предприятиесе техникалары чистартачак.

- Авыл җирлеге тракторы да, коммуналь челтәрләр техникалары белән бергә җирлек урамнарын чистартуда катнашачак, – диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Гомәрова. – Алар карамагында 73 урам, тыкрыклар, ягъни, 70 километрдан күбрәк ара.

Чирмешәндәге тротуарларны әлегә кем чистартачагы билгеле түгел.

Райондагы авыл җирлекләренең - барысының да диярлек үз тракторлары бар. Алар инде чапкычларын салдырып, кар төрткечләрен урнаштырып куйдылар.

Шешминка авыл җирлегендә дә грантка откан трактор белән инде берничә сезон авыллар юлларын чистарталар, чапкычлары да, кар төртү җайланмасы да җирлекнеке.

- Үзеңнеке булгач яхшы инде, тракторчыдан да уңдык, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов. – Геннадий Петряков әйткәнне көтеп тормый, чистартасы юлларыбыз күп булса да, өлгерә, Павловка, Нагай, Андреевка, Шешминка урамнарында юл өзеклекләре булмый. Беларусь тракторының көче җитмәгән участокларга үзенең шәхси тракторы белән дә чыга ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев