Чирмешән авылы урамнарында юлчылар эшли
Безнең районда

Чирмешән авылы урамнарында юлчылар эшли

Юл төзү белгечләре район үзәгенең Кыр урамы юлының нигезен ныгытып, беренче катлам асфальт түшәделәр. Чиратта - Гагарин урамы.

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты каршындагы мәйданны да киңәйтеп, бүген асфальт җәюгә керешәчәкләр.

Район үзәгендәге Татарстан урамына да юлчылар килде. Монда Бакча һәм Элемтәчеләр урамы арасындагы, 200 метрлап арадагы юл өлешенең  нигезен ныгытып, яңа асфальт җәячәкләр.

Марат Гомәров фотолары


Нет комментариев