Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән авыл җирлегендә үзсалым акчасы иң кирәк эшләргә тотыла

Чирмешән авыл җирлегендә узган халык җыенында 2023 ел өчен җирлек территориясендә яшәүче балигъ булган һәр кешедән 500 әр сум күләмендә үзсалым җыярга килештеләр.

- 80 яше тулган өлкәннәр, I нче төркем инвалидлар, сугыш ветераннарының тол калган хатыннары,  тол көндезге уку бүлекләрендә белем алучы студентлар, Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итүчеләр, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан интернационалист-сугышчылар, өлкәннәр һәм инвалилдар йорт-интернатында яшәүчеләр, махсус операциягә мобилизацияләнгән якташларыбыз әлеге төр салымнан азат ителә, - диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Гомәрова.

Быел Чирмешән авыл җирлегендә 965 мең 350 сум күләмендә үзара салым җыелган. Аның һәр тиененә республика 4 тапкыр күбрәк сумма өстәгәннән соң, гомуми сумма 4 миллион 794 мең 600 сум тәшкил иткән.

-Үзсалымны 3636 кеше түләргә тиеш иде, аны 1930 якташыбыз түләде, - ди Надежда Габдрәшидовна. – Барыбыз да урамнарда якты, юллар чиста, зиратлар төзек булганны ярата, тротуарлардан да йөрисебез килә, ләкин кемдер моңа үз өлешен кертә, башкалар читтән карап, эшне тикшереп, әле канәгатьсезлекләрен дә белдереп торалар.

Надежда Гомәрова сүзләре буенча, авыл җирлеге буенча  халыктан җыелган үзсалым һәм аңа хөкүмәт өстәп биргән акчаларга быел Казанка авылы зиратын тотып алганнар һәм кирә-ярак әйберләр өчен өйчек куйганнар, бу максатларга 1 миллион 145 мең 891 сум акча тотылган.

Тагын 1 миллион 335 мең сум акчаны район үзәгендә һәм авыл җирлегенә керүче авылларда урам яктырткычларын монтажлауга, куюга, ремонтлауга, карап тоту чыгымнарын каплауга юнәлдергәннәр.

Район үзәгенең төньяк-көнчыгыш өлешендә тротуар ясау өчен, проект-смета документларына 600 мең сум акча кирәк булган. Авыл җирлегендә урнашкан 9 зиратта (4се иске) ел саен диярлек дератизация (кимерүчеләрне юк итү) үткәрү таләп ителә икән. Быел бу эшне 56 мең 350 мең сумга башкарганнар. Әле күптән түгел генә җирлектә үзсалым акчаларына 1 миллион ярым сумлык көпчәкле трактор сатып алынды, аны тотуга 144 мең 500 сум акча сарыф ителгән. Әлеге файдаланылмаган акчалар да калган. Аларның бер өлеше кышкы вакыта юлларны кардан чистарту өчен кирәк. Киләчәктә 300 мең сумга тагылма янгын сүндерү җайланмасы да алырга ниятлиләр.

Жыенда алдагы 2023 нче елда җыелачак үзсалым акчаларына башкарыласы эшләр дә билгеләнде. Киләсе елда Чирмешәндә тротуарлар ясауга, чишмәләрне төзекләндерүгә, урамнарны тәртиптә тотуга аерым игътибар биреләчәк.

-Форсаттан файдаланып, шуны да әйтәсем килә, баганада яктырткыч янып чыкса, авыл җирлеге башкарма комитетына 2-52-30 номеры буенча шалтыратып хәбәр итәргә, заявка бирергә мөмкин. Аны тиз арада алмаштырабыз, мөрәҗәгать итүчеләрне кире борганыбыз юк, - диде Надежда Габдрәшидовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев