Чирмешән автобусларын тикшерделәр
8-15 декабрьдә Чирмешән районы автоинспекторлары «Автобус» исемле оператив-профилактик чара үткәрделәр.
Бу чорда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 30дан күбрәк автобусны тикшергән, шул ук вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 5 очрагы ачыклаган.
Автобус йөртүчеләр алар йөрткән пассажирларның куркынычсызлыгы өчен җаваплы. Шуңа күрә ДАИ хезмәткәрләре пассажирлар йөртүнең законлылыгын, юл хәрәкәтендә катнашу өчен кирәкле документларның һәм тахографларның булуын, шулай ук хезмәт һәм машина йөртүчеләрнең ял режимын саклауны даими рәвештә тикшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев