Чирмешән аграр техникумы студентлары “Конструктив диалог”та катнаштылар
Чирмешән аграр техникумында “Конструктив диалог” проекты кысаларында яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалауга юнәлдерелгән очрашу узды.
Чараның максаты - мәктәп укучылары һәм студентлар белән актуаль мәсьәләләр: мәгълүмати киңлектә манипуляцияләр һәм аларны танып белү ысуллары турында фикер алышу.
Проект маршруты администраторы Әдилә Фәттахова мондый күрешүләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. Алар республиканың барлык районнарында да укучылар һәм студентлар белән очрашулар оештыра.
- Яшьләргә, даими мәгълүмат агымы шартларында, дөреслекне ялганнан аеру катлаулана бара, - диде ул. - Безнең бурыч - аларны дөрес фикерләргә һәм социаль челтәрләрдә үз-үзләрен куркынычсыз тотарга өйрәтү.
Проект ТР Иҗади яшьләр академиясе тарафыннан ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТРда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Очрашу азагында диологта актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый чаралар яшьләрдә мәгълүматка аңлы якын килүне формалаштырырга һәм деструктив йогынтыларга каршы торырга ярдәм итә.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев