Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннән яшь гаилә 460 мең сумлык ярдәм алды

Чирмешәннән Алинә Филиппова яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча шундый матди ярдәм алды.

-Әлеге программа турында  Чирмешән районы сайтыннан укып белдем, аннан соң, узган елда үткән халык җыенында яшьләргә ярдәм итү программалары турында сөйләделәр. Уйладым-уйладым да, кирәкле документларны җыеп тапшырдым һәм чиратка бастым, - ди якташыбыз.

Алинә "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе начальнигы булып эшли. 3 яшьлек улы Даниил Чирмешәннең “Каенкай” балалар бакчасына йөри.

-"Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәте күрсәтү белән тәэмин итү" дәүләт программасынын  "Татарстан Республикасы яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү" подпрограммасы кысаларында яшь гаиләләргә торакның норматив бәясенең 35 проценты күләмендә ярдәм күрсәтелә. Шушы акчаны торак сатып алуга яисә төзелешкә файдаланырга мөмкин, - ди райондагы торак сәясәте белгече Эльвира Галәветдинова.

Филипповлар гаиләсенә әлеге таныклыкны “Яшьтәш” яшүсмерләр клубын ачу тантанасында  тапшырдылар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев