Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең тагын бер мәктәбендә татар сыйныфы булачак

Яңа уку елында беренче Чирмешән мәктәбендә дә татар сыйныфы ачу күздә тотыла.

Чирмешән лицее инде дистәләгән татар сыйныфлары чыгарды. Бу уку елында да әлеге сыйныфка 19 бала укырга килде. Монда тәрбия чаралары тулысынча татар телендә оештырыла, рәсем, хезмәт, физкультура дәресләре дә татарча алып барыла, ә төп фәннәр рус телендә бирелә. Беренче Чирмешән мәктәбендә дә, лицей үрнәгендә, татар сыйныфы ачарга планлыйлар, дөрес, башка милләт балалары өчен дә сыйныф булачак.

-Бу ниятебезнең кереш өлеше кебегрәк, агымдагы уку елында  беренче Чирмешән мәктәбендә театр түгәрәге оештырдык, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова. - “Урман мәктәбе” дип аталучы бу түгәрәккә 3-8 сыйныфларда укучы 15 бала йөри. Алар Яңа елга  җырлы-биюле тамаша әзерләде. Яшь артистларның чыгышларын балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм район мәктәпләре укучылары да күрә алачак.

2019 елның 1 сентябреннән район үзәгендәге балалар бакчаларында да татар теленә игътибар артты. Чирмешәндәге биш балалар бакчасында 405 сабый тәрбияләнә, шуларның 194е – татар милләтеннән.

“Чишмәкәй” районда татар телендә белем бирүче база балалар бакчасы булып санала, биредә дүрт төркемгә 62 бала йөри, шуларның 44есе - татарлар.

2019-2020 уку елында “Ромашка “ һәм “Әкият” балалар бакчаларында да татар төркемнәре тупланган. Аларга яшьярымнан өч яшькәчә балалар йөри. “Ромашка”дагы төркемдә – 19 бала, шуларның 13се татар, “Әкият”тә – 17 (шулай ук 13се татар). Бу төркемнәрдә тәрбия эшләре, төрле чаралар татарча оештырыла, ә дәресләр рус телендә алып барыла.

“Ландыш” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең 20се - татарлар. Шимбә көннәрендә бу балалар өчен түгәрәк эшли – балалар уен аша ана телен  сөйләм дәрәҗәсендә өйрәнәләр, гореф-гадәт, йолаларга да зур игътибар бирелә.

“Каенкай”  бакчасында  инде берничә ел  “Әкиятләр илендә” исемле театраль түгәрәк эшли. Анда төрле яшьтәге 12 бала шөгыльләнә. Түгәрәк программасы балаларны төрле яктан үстерүне – татар телен, гореф-гадәтләрне һәм туган як тарихын өйрәтүне күздә тота.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев