Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең «Ромашка» балалар бакчасында «карга боткасын» авыз иттеләр

Нәүрүздә гореф-гадәтләрне җырлап-биеп искә төшергән балалар күчмә кошларны да “карга боткасы” белән сыйладылар.

-Бер атна дәвамында шул бәйрәмгә багышланган дәресләр, әңгәмәләр үткәрдек. Балаларга Нәүрүзнең килеп чыгышы турында сөйләдек, - ди татар теле тәрбиячесе Рузалия Нуретдинова.

Нәүрүз – төрки халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәмнәре. Ул 21 мартта, көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә, фарсы теленнән “яңа көн” дип тәрҗемә ителә һәм Яңа ел башын белдерә.

-Нәүрүз язны, ел башын каршылап, язгы кыр эшләре башлануын билгеләп үтә торган бәйрәм. Бу көнне кешеләр өйдән-өйгә кунакка йөреп, бер-берсенә теләкләр теләгәннәр, - диде Рузалия Әхтәм кызы.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Нәүрүзбикә белән бергә кошлар, яз турында табышмаклар әйтештеләр, җыр-биюләр, уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан “карга боткасын” авыз иттеләр һәм, урамга чыгып, кошларны да ашаттылар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев