Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында - гел кунак

1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвадидлар йорт-интернатында кунаклар ешайды. Күптән түгел бирегә районның элеккеге җитәкчесе, якташыбыз Минсәгыйть Шакиров та килеп, монда яшәүчеләрне күчтәнәчләре белән сөендерде.

Хәзер әлеге йортта 63 кеше гомер итә.  Араларыннан яртысыннан күбрәге - безнең район кешеләре, Сахалиннан, Краснодардан,  Мәскәү өлкәсеннән дә әбиләр, бабайлар бар икән.

-Кайдан гына булсагыз да, сезгә бүген  кеше өчен иң кадерле нәрсә – сәламәтлек телим. Төшенкелеккә бирелмәгез, дөньяны яратып яшәгез. Ярдәмем кирәксә исә - булдыралган кадәрен эшләрмен, әйтерсез. Сезгә бары изге теләкләрем, - диде Минсәгыйть Шакиров аларның һәрбесенә күчтәнәчләр тутырылган пакетлар тапшырып.

Биредә гомер итүчеләрне Чирмешәннән шәхси эшмәкәр Рифкат Хамматгалимов та шундыйрак бүләкләр белән куандырды. ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов азык-төлек пакетлары җибәргән, әбиләр һәм бабайлар өчен бәйрәм табыны хәстәрләүгә акча күчергән.

-Әле якшәмбе көнне Казаннан волонтерлар килергә тиеш. Алар безне үзләре эзләп табып, монда яшәүчеләрне ел да тәм-том белән сыйлап, алар өчен уеннар үткәреп, концерт ясап  күңелләрен күреп китәләр. Барлык игелекле  кешеләргә, якташларыбызга рәхмәт, - ди өлкәннәр һәм инвадидлар йорт-интернаты директоры Илшат Закиров.   

 

фото: автор

Чирмешәнгә Минсәгыйть Шакиров бүләкләр белән кайтты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев