Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә күп фатирлы йортларының ишегалларын төзекләндерәчәкләр

“Безнең ишегалды” программасы буенча Чирмешәннең күп фатирлы тагын биш йорты тирәсе төзекләндереләчәк.

Язга Совет урамының 45, 45а, 47, 49 һәм Дзержинский 39а йортлары ишегалларына төзүчеләр килә.

-Еллар үтү белән йортлар утырып, аларның ишегаллары биектә калу сәбәпле, язгы һәм яңгыр сулары подъездларга кереп йөдәтте. Дзержинский 39а йортында, бигрәк тә. Бу йортлардагы әлеге проблемадан “Безнең ишегалды” программасы буенча котылырга булдык, - ди “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов. – Алда аталган йортларның ишегалдындагы юл аслыгын алып, түбәнәйтеп, асфальтларга, бордюрлар куярга, подъездларга юллар ясарга, чүп савытлары һәм эскәмияләр, кирәк урыннарга яктырткычлар урнаштырырга планлыйбыз.

Үткән ел Совет урамындагы 36, 38, 42, 44, 48нче йортларның ишегалларында шундый эшләр башкарылган, төзекләндерелгән. Кайбер йортлар янында кер киптерү өчен махсус урыннар гына ясарга өлгермәгәннәр, аларны быел куярга ниятлиләр. Әлеге эшләргә, программа буенча, 10 миллион сум акча тотылган.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев