Чирмешәннең иң өлкән кешесе вафат
Безнең районда

Чирмешәннең иң өлкән кешесе вафат

Шушы көннәрдә Чирмешәндә Бөек Ватан сугышы ветераны Георгий Гришанинны соңгы юлга озаттылар.

Ноябрь аенда  Георгий Васильевичка 100 яшь тулган иде. Район үзәгенең иң өлкән кешесе Чирмешәннең иске  зиратында җирләнде.

Нәхтимә әбигә 101 тула

Районның иң өлкән кешесе Нәхтимә әби Зыятдинова Лашман авылында гомер кичерә. Яңа елның беренче көннәрендә ул  101 яшен билгеләп үтәчәк. Тугыз бала тәрбияләп үстергән якташыбызның 18 оныгы, 33 оныкчыгы, хәтта 8 оныкчыгының балалары бар. 

автор фотосы


Нет комментариев