Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең балалар сәнгать мәктәбендә төзүчеләр эшли

Балалар сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт тулы көченә бара, монда дүрт бригада эшли.

 

-Төзүчеләр түбәне сүтеп бетерделәр, якын көннәрдә аны яңартып яба да башлыйлар, - ди балалар сәнгать мәктәбе директоры Наталья Иляева. – Төзелеш материаллары белән тоткарлыклар юк.

Электрчылар бригадасы өченче катта яңа үткәргечләр сузып, икенче катка күчкәннәр. Алар артыннан штукатурчылар стеналарны шомартып килә. Өченче катта җылы үткәрү челтәре  яңартыла. Актлар залында сәхнә һәм зал идәннәрен ясыйлар.

Биредә яңа уку елын төзекләндерелгән бинада башларга планлыйлар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев