Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрнең 2017 ел өчен салымнар түләргә нибары бер атна вакыт калды

Физик затлардан салымнар түләүдә Яңа Кади, Иске Котыш, Ульяновка авыл җирлекләре бик яхшы эшли, ә Чирмешән, Кармыш, Шешминка җирлекләрендә тиешле сумманың әлегә 64-54 проценты гына җыелган (район буенча 72 процент, тагын 6 миллион 770 мең сум түлисее калган).

Физик затлардан транспорт салымын Ульяновка, Иске Котыш, Яңа Кади җирлекләрендә күпчелек түләде инде (тиешленең 98-97 проценты). Һаман шул ук Шешминкада һәм Кармышта бу күрсәткеч 51-43 процент кына ( аларда түләнмәгән сумма 93 мең һәм 246 мең сум).

Район буенча алганда транспорт салымы 9 миллион 296 мең сум күләмендә түләнгән, 68 процент; әле түләнмәгәне 4 миллион 839 мең сум.

Физик затлар салымын тагын 821 мең 715 сум күләмендә түлисе бар, түләнгәне  - 2 миллион 492 мең сум. Әлеге төр салым түләүләрен Иске Кади, Ульяновка, Яңа Кади җирлекләрендә яшәүчеләр вакытында башкарганнар.

Күтәмәдә, Чирмешәндә, Бәркәтәдә, Шешминкада, Кармышта бу өлкәдә активрак эшләү зарур.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев