Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләргә - район башлыгының Мактау грамоталары

Хезмәткә – хөрмәт

Районның социаль-икътисади    үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Чирмешән электр челтәрләренең  баш инженеры Ринат Азат улы Галимов,  Ивашкино авыл җирлеге башкарма комитеты  бухгалтеры  Галина Михайловна Макарова,  135 нче Чирмешән янгын-коткару хезмәте часте машина  йөртүчесе Иван Алексеевич Журавлев, “Чирмешән урманчылыгы” урманчысы Марс Тәлгать улы Рәхимҗанов мунициапаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Милли  традицияләрне саклауга керткән зур өлешләре, балалар иҗатын пропагандалаулары һәм мәдәниятне үстерүгә керткән өлешләре өчен, “Созвездие-Йолдызлык”  республика телевизион эстрада сәнгате фестивале лауреатлары  Рузилә Фәнил кызы Булатовага һәм Гөлназ Шәүкәт кызы Гатинага;  татар телен өйрәнүдәге уңышлары, милли традицияләрне саклауга керткән өлеше, балалар иҗатын пропагандалаганы өчен, татар теле буенча халыкара олимпиаданың Гран-при иясе, “Йолдызлык” фестивале лауреаты, Лашман мәктәбе укучысы Лилия Шәүкәт кызы Гатинага;  ана телен өйрәнүдәге уңышлары, чуваш теле буенча халыкара олимпиадада җиңүе өчен, Яңа Элмәле мәктәбе укучысы Мария Михайловна Васюткинага; тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча Россиякүләм олимпиадада җиңүе өчен, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучысы Роман Юрьевич Мироновка муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.  

Фото архивтан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев