Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр “Урман утырту көне” акциясенә кушылдылар

Акция көнне Чирмешән районында 4000 төпләп агач үсентесе утырттылар, аларның 1000нән күбрәге Казанка участок урманчылыгының 78нче кварталында тамыр җибәрәчәк. Әлеге акция барышында урман утыртуда 50дән артык кеше катнашкан.

-Урманда Чирмешән урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы җитәкчеләре, эшчеләре актив эшләде, - ди Чирмешән урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков. - Андреевка авылындагы яңа төзелгән мәдәният йорты янында бу көнне утыртылган дистәләгән төп чыршы тамыр җибәрәчәк. Акциядә Ульяновка мәктәп урманчылыгы да актив катнашты.

Ульяновка, Иске Кади, Шешминка, Туймәт, Яңа Элмәле, Лашман авыл җирлекләре халкы да мөһим чарадан читтә калмаган, авыл тирәсен яшелләндерү өчен питомниктан агач үсентеләре алып киткәннәр.

Бу көнне питомник 2600 төп нарат, 600 төп тирәк, 400 төп каен, 100әр төп чыршы һәм юкә, 60 төп миләш җибәргән.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән