Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр урамнарны, йорт тирәләрен чисталарга әзерләнә

Елдагыча, 1 апрельдән 31 майга кадәр, районда санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Шулай итеп, кыштан соң тирә-юнебезне тәртипкә салачакбыз.

-Район башкарма комитеты карары нигезендә, 16, 24 апрель, 6,7,21 май - район күләмендә өмәләр көннәре. Торак пунктларда чисталыкны тикшерү буенча рейдлар графигы да төзеләчәк, - ди район башкарма комитетының административ комиссиясе секретаре Рәмилә  Рәхмәтуллина.

Апрель-май айларында тырма, себерке, көрәкләрне кулга ешрак алырга туры киләчәк. Кыштан соң, сер түгел, барыбызга да эш җитә. Хәер, райондашларыбызның күпчелеге, өстән кушканны көтмичә, кояш турырак карауга, урамнар кардан арынуга йорт тирәләрен “ялтырата” башлый. Ул яктан безнең халыкка тел-теш тидерә торган түгел.

Башкарма комитет карарындагы торак пунктларны санитар чистарту планы  буенча, икеайлык барышында урам, оешма, учреждение, йорт тирәләрен тәртипкә китерү,  бордюрларны, тротуарларны, балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, карт агачларны кисү, үсентеләр утырту, буяу-агарту, зиратларны җыештыру сыман  эшләр башкарылачак.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев