Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр төзүчеләр эшеннән зарлана

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталындагы "Халык контроле" бүлегендә безнең районнан быел 25 мөрәҗәгать теркәлгән.

Район халкын төрле проблемалар борчый: кайберәүләргә авылларда газета-журналларны вакытында китермиләр, башкалар юлларга ремонт кирәк, дип язалар, мобиль элемтәнең начар булуы турында да хатлар бар, төзелеш эшләреннән канәгатьсезлек белдерүчеләр дә күп. Әйтик, район үзәгендәге Җиңүнең 70 еллыгы урамында сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннары өчен өч ел элек төзелгән йортларның түбәләре ишелә, стеналарда тишекләр барлыкка килгән, тәрәзәләр нык тормый. Хатларның берсендә шулар хакында хәбәр бар. Әлеге мөрәҗәгать буенча конкрет нәтиҗә юк әле. Мөрәҗәгатьләрнең барысы да уңай хәл ителә дип булмый. “Планлаштырылган” (“Запланировано”) дигән билге дә еш очрый. Шулай да халыктан кергән хатлар игътибарсыз калмый, җаваплы министрлыкларга, оешмаларга, җәмгыятьләргә җиткерелә, алар ун көн дәвамында җавап бирергә тиешләр. "Халык контроле"нә кергән заявкаларның үтәлешен ведомствоара комиссия дә тикшерә.

Фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев