Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр телевизорны еш карый

Без аңа шулкадәр күнектек ки, кайвакыт өйгә килеп керүгә пультка үреләбез. Нәрсәдер эшли башласак та, телевизордан аерыла алмыйбыз. Ә сез әлеге “сихер тартмасын” еш карыйсызмы?

Юлия Андреева (Чирмешән): - Теливизорны еш карыйм. Күбрәк сериалларга өстенлек бирәм. Шулай ук пенсия темасына кагылышлы тапшырулар, яңалыклар кызыксындыра. Калган хәбәрләрне читләтеп үтәм, бүген дөньяда ни булганын карый башласаң яшәргә куркыныч, аларны белмәсәң яхшырак.

Галия Галимова (Түбән Чегодай): - Телевизор карамыйм. Вакыт юклыктан да түгел, экран аша җиткерелүче хәбәрләргә ышанычым юк. Кайсы каналны ачма – гел бер сүз. Кызыгы бетте.

Роза Дорофеева (Чирмешән): - Бик яратып карыйм. “Хәерле иртә”, “Пусть говорят” тапшыруларын еш ачам. Өйдә үзең генә булганда телевизор уңайлы, шикләндерми, кеше бар кебек, гомумән, телевизорсыз торып булмый хәзер, ул наркотик сыман, кирәксә дә, кирәкмәсә дә һәрвакыт эшләп тора.

Александр Макаров (Ивашкино): - Телевизорга карашым негатив. Бүгенге көндә анда дөреслеккә туры килгән мәгълүмат юк дип уйлыйм. Барысы да ялган, кеше башын катыру гына.

Илгиз Гыйрфанов (Чирмешән): - Телевизордан башка да яшәп була, дөньядагы бар кызык анда гына түгел. Шулай да, буш вакытта, аерым эш югында телевизорны кабызам. Машиналар турында тапшырулар, “Авто Плюс” каналын кызыксынып карыйм.

Россиядә 2019 елда халыкның 66 проценты телевизорны көн саен караган. Телевизор карауның тәүлеклек уртача вакыты 220 минут тәшкил иткән (2017 елда – 242, 2018 елда – 230 минут).

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X