Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр ил Конституциясенә үзгәрешләр кертү яклы

Районда тавыш бирүгә килгәннәрнең 94,13 проценты, 13 мең 132 кеше Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү яклы. Бу атнада әлеге мәсьәлә буенча шулай тавыш биргәннәр.

Тулаем алганда, илкүләм бу чарада исемлеккә кертелгән райондашларның 96,43 проценты, 13 мең 951 сайлаучы катнашкан.

“Безнең Чирмешән” газетасына әлеге мәгълүматларны район территориаль комиссиясеннән бирделәр.

Район үзәгендә яшәүче ирле-хатынлы Федотовлар Чирмешән лицеендагы тавыш бирү участогына иртәнге тугызларда килде. Йорт, бакча эшләренә чыкканчы эшне бетереп куйыйк, дигәннәр.

-Паспортлар белән килдек. Ишек төбеннән үк кулларны дезинфекцияләделәр, битлек, пирчәткә, ручка бирделәр. Элеккеге медик буларак, бүгенге коронавирус шартларында шундый саклану чараларын күрүләрен бик яхшы аңлыйм, - ди 25 еллап район үзәк больницасында шәфкать туташы булып эшләгән Галина Григорьевна. – Үзгәрешләр гел яхшы якка гына булсын. Конституция  безнең хокукларны яклый торган Төп Закон бит ул. Без бүгенге тормышыбыздан, һич тә кемгәдер ярарга тырышып әйтүем түгел,  канәгать. Пенсияләребез яхшы. Тик яшьләргә эш юк, хезмәт хаклары әллә ни күп түгел. Дәүләт аларны яклау, эшле итү чараларын күрсен иде. Чирмешәнебез дә алга барсын. Мин шунда туып үстем, минем өчен шуннан да матур, яхшы җир юк сыман.

Коронавирус, үпкә ялкынсынуы авыруларын йоктыру куркынычы белән бәйле, тавыш бирү көннәрендә сайлау участокларында куркынычсызлык чаралары күрелде. Моңа кадәр сайлауларның мондый катлаулы шартларда үткәне юк иде әле.

-Тавыш бирү көннәрендә закон бозулар хакында шикаятьләр булмады, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X