Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр, диктант язып, белемнәрен тикшерделәр

3 ноябрь көнне балалар сәнгать мәктәбендә чирмешәнлеләр "Зур этнографик диктант" яздылар. Бу илкүләм акциягә 54 райондашыбыз кушылды, нигездә, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре үз белемнәрен тикшерделәр. Иң яшь катнашучы - 2нче Чирмешән урта мәктәбенең 7нче класс укучысы Айнур Ганиев, иң өлкәне - 71 яшьлек Зоя Зубова иде. Әлеге чара "диктант" дип аталса...

3 ноябрь көнне балалар сәнгать мәктәбендә чирмешәнлеләр "Зур этнографик диктант" яздылар. Бу илкүләм акциягә 54 райондашыбыз кушылды, нигездә, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре үз белемнәрен тикшерделәр.


Иң яшь катнашучы - 2нче Чирмешән урта мәктәбенең 7нче класс укучысы Айнур Ганиев, иң өлкәне - 71 яшьлек Зоя Зубова иде.

Әлеге чара "диктант" дип аталса да, биремнәр тест рәвешендә төзелгән. Махсус бланкта күпмилләтле илебезнең мәдәниятына, тарихына, диненә һәм көнкүрешенә багышланган 30 сорау кертелгән. Аларга 45 минут эчендә дөрес җавап биргән очракта 100 балл куелачак.

Үз белемнәремне мин дә сынап карарга булдым. Биремнәрнең төрлесе бар: бик гадиләре, катлаулыраклары да, кызыклары да. Дөресен әйтергә кирәк, кайбер сораулар, гомумән, аптырашта калдырды. Әйтик, мөгаен, бик аз кеше "чебаки" халкының кайсы шәһәрдә яшәгәнен беләдер. Интернеттан таптым -Воткинск шәһәрендә икән.

Диктант барышында бик күп кызыклы мәгълүматлар да белдек, әйтик, Россиянең иң карт кешесенә - Ингушетиядә яшәүче Аппаз Илиевка 121 яшь икән. Аның туган авылында 43 гаилә шул фамилияне йөртә. Коръәнне Петр I махсус указы белән рус теленә тәрҗемә иткәннәр.

Беренче булып биремнәр бланкасын балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рәмзия Федотова тапшырды.

-Диктант җиңел булды димәс идем, - ди Рәмзия Фәрит кызы. - Мин белә торган сораулар да булды, төгәл җавап бирмәгәннәре дә. Ләкин миңа ошады. Белем эстәргә, укырга стимул туды. Менә хәзер дә интернеттан карап, җавапларымны тикшермәкче булам.

Диктант Халыклар бердәмлеге көне алдыннан илебезнең барлык төбәкләрендә дә үтте. Быел аңарда хәтта чит илдә яшәүчеләр дә катнаша алган.

Сүз уңаеннан, 2016 елда беренче "Зур этнографик диктантны" 90 меңләп кеше язган: 35 меңе - турыдан-туры һәм 50 меңгә якыны - онлайн режимда катнашкан.

Диктантка нәтиҗә 12 декабрьдә, Россия Конституциясе көнендә ясалачак.

Автор фотосы

Безнең сайтта карагыз:

Чирмешәнлеләр этнографик диктант яздылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

http://www.nashcheremshan.ru/ru/component/k2/item/18072

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәнлеләр белеп торыгыз тикшерделәр белемнәрен диктант язып