Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр бәрәңге алырга ашыкмый әле

Узган елларда чирмешәнлеләрнең күбесе бәрәңге уңышын август аенда ук казып алды. Сабагы кипкән иде. Быел исә ашыгучылар сирәк, чөнки бәрәңге сабаклары яшел, кибә генә башлый. Уңыш төрле җирдә төрлечә, диләр. Ни бары белән инде. Ә сез бәрәңгене кайчан казырга планлаштырасыз?

Гөлсирә Билалова, Керкәле: - Бу көннәрдә башларга дип торабыз. Чүп үләннәрен утап чыктым. Казап карадык, уңыш яхшы күренә. 20 чиләк чәчкән идек, күпме чыгар инде. Без бәрәңгенең төрле сортын: иртә өлгерә торганын да, сарысын да, көрәнен дә чәчәбез.

Алексей, Светлогорск:-Безнең авылда бәрәңге казучы юк әле. Узган елны бу вакытта ала башлаганнар иде. Быел сабагы яшел тора бит. Сентябрьнең 10-15ләрендә алырбыз дип торабыз. Шуннан иртәрәк булмас. Яңа уңыштан авыз итеп карадык. Бәрәңгесе күп чыкмый, әмма эре күренә.

Мәкатдисә Лотфуллина, Якты Тау: - Быел бәрәңгене 18 майда гына чәчтек, шуңадырмы да сабаклары яшел тора. Мөгаен, соңрак алырбыз инде, әле иртәрәк кебек. Хәзер бит элеккеге кебек бер бакча утыртмыйм аны, күп түгел, соңрак алсак та була.

Минсорур Мингалимова, Бәркәтә:- Без алып бетердек бәрәңгене. Сабагы да корыды, аннан соң инде балалар укырга киткәнче эшне бетерик дидек. Уңыш матур булды. Авылда бәрәңге казучылар тагын бар. Күпчелек һаман шул, балалар киткәнче урнаштырып калдырырга ашыга.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X