Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнгә чит илләрдән кайткан 18 кеше коронавирус инфекциясенә тикшерелгән

Районыбызда соңгы вакытларда коронавирус буенча уңышсыз булган территорияләрдән кайткан 25 кеше медицина күзәтүе астында булды. Аларның Унсигезеннән күзәтү алынган, җидесе әлегә күзәтеләләр.

-Барлык читтән кайтучы, килүчеләр авыру симптомнары булуга сорашыла һәм  кайтканнан соң 14 көн эчендә тән температурасы күтәрелү яки авыру симптомнары барлыкка килгән очракта табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында кисәтеләләр, - ди район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. -Бүгенге көнгә андыйлар арасыннан медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр юк. Чит илләрдән кайткан 18 кеше коронавирус инфекциясенә тикшерелде (мазок алынды), начар нәтиҗәләр юк.

Куркыныч вирус ачыкланган очракта, аның таралуына юл куймас өчен, барлык чаралар да күрелә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X