Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнгә “Бизнес-десант” “төште”

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы вәкилләре быел да районның кече һәм урта бизнес вәкилләре белән “түгәрәк өстәл” артында очраштылар.

Кече һәм урта бизнес вәкилләренә мәгълүмати ярдәм бирүче “Бизнес-десант” проекты инде дүртенче ел эшли. Моңа кадәр һәр районга елга бер тапкыр гына килсәләр, быел әле көзгә дә очрашырга ниятләп торалар.

-Бер үк вакытта өч “Бизнес-десант” группабыз эшли. Безнең группа Алексеевский, Аксубайда - Аксубай һәм Нурлат, Азнакайда - Азнакай һәм Әлмәт эшмәкәрләре белән очрашты. Чирмешәндә – Чирмешән һәм Лениногорский эшкуарлары белән очрашырга уйлаган идек, тик нигәдер монда лениногорскийлылар күренми, - ди бүгенге чараның спикеры Светлана Туктамышева. - Ел башыннан эшләтеп җибәрелгән “Тикшерелгән бизнес” (“Проверенный бизнес”) сайты эшкуарлар өчен бик файдалы, тик әле урта һәм кече бизнес вәкилләре анда сирәк керә. Бу сайт аша эшмәкәрләр үзара аралаша, тәҗрибә уртаклаша, сорауларына җавап та таба ала.

Чирмешәннең кече бизнес вәкилләрен борчыган сорауларның берсе – касса аппаратлары. Бездә халык әле банк карталары белән түләүгә гадәтләнмәгән.

Сәүдә белән шөгыльләнүче Любовь Воронцованы һәм чәчтараш хуҗасы Рәфис Талиповны клиентлар аз булуы, һәм гади халыкның акчасызлыгы борчый.

-Халык яхшы хезмәт хакы алып эшләсә, безнең дә сәүдә көйле бара, - ди Любовь Воронцова.

Билгеле, эш башлаучы бизнесменнарга иң элек матди ярдәм кирәк.

-Арт-студия ачу өчен документлар әзерләп бетердек, июльдән видео, фотога төшерү, дизайнерлык белән шөгыльләнә башлыйбыз, - ди мондый очрашуда беренче генә катнашучы Айнур Заһитов. - Мине кызыксындырган сорауларның иң мөһиме – безнең кебек, әле эш башлаучы эшмәкәрләргә нинди ярдәм, грант, программалары бар, шуларны беләсе килә, микрофинанс займнары да кызыксындыра.

Әлеге очрашуга килгән бизнес-инкубацияләү үзәге җитәкчесе Вадим Мясников эшкуарларга отышлы кредитлар турында да сөйләде.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә - "Бизнес десант" (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев