Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге Титов чишмәсенә ремонт кирәк

Чирмешәндә Совет власте оештырып йөргән революционерларның берсе М.М. Титовның тууына 100 ел тулу уңаеннан, 1982 елда төзелгән һәйкәл һәм чишмә ремонт таләп итә.

-Бу эшне  икенче яртыеллыкта башкарырга ниятләп торабыз, - ди  Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Апрельдә  революционерның җәзалап үтерелүенә 100 ел тула. Шуңа кадәр, һава торышының ничек килүенә карап,  һәйкәл тирәсен бераз тәртипкә китерү, косметик ремонт уздыру планы да бар.

Чирмешән елгасының уң як ярындагы гадәти  булмаган бу һәйкәлне 1919 елда колчаклылар тарафыннан атып үтерелгән якташыбыз Михаил Титов истәлегенә куйганнар.  Елга яры буенда ук суы бөркеп агучы чишмәгә дә Титов исеме бирелгән.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев