Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге оешма җитәкчесе чиркәүне яктырткан

Редакциягә Түбән Кармалка авылы кешеләре шалтыратты, зинһар, Илдар Нуруллинга рәхмәт әйтеп языгыз әле, чиркәвебезгә ут кертеп бирде, акчасын да алмады: “Безнең коллективтан бүләк булсын,”- дип әйтте, диләр. Гозерне бик теләп үтибез, чөнки “Энерготехсервис” җәмгыяте директорының игелекле эш-гамәлләре моннан кала да байтак.

Әлеге җәмгыять белгечләре өч-дүрт көн эчендә чиркәү бинасы эченә электр уты сузганнар. Моңа кадәр анда электр кермәгән булган икән. Бу хакта Илдар Мәгъсум улына шалтыратып үзеннән белешкәч, газетада язмагыз инде, дисә дә, халык гозерен, рәхмәтен дә җиткермичә булмый. Өстәвенә, әйткәнебезчә, мондый игелекле эшләргә чыгымнарны кызганмый якташыбыз. Әнә ул җитәкләгән коллектив Лашман авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла абый Мөхәммәтшинның инде ике-өч ел хәлен даими белешеп тора, бәйрәмнәргә күчтәнәчләр әзерлиләр. Шуның янына тагын, безнең продукциябезне – “Безнең Чирмешән” район газетасын бүләк итеп яздыруы да – сөенечле күренеш. Бу елның икенче яртыеллыгында да ветеран район газетасын укыячак, исән генә булсын: Илдар Мәгъсум улы аны район газетасына яздырып куйган.

Габдулла бабайның үзенә дә шалтыратып алдык.

-Әле генә газетаны алып куйдым, бик озак укысам, күз яшьләнә, операциядән соң күзлексез укыйм. “Ватаным Татарстан”, ”Безнең Чирмешән”нең берсен дә калдырмыйча укып барам. Хәзер әллә ни чыгып йөреп булмый бит, районның бөтен яңалыгын шуннан укып барам, миңа бигрәк тә авыл хуҗалыгындагы эшләр бик кызык. Илдарга шундый бүләк өчен бик зур рәхмәт инде, - ди ветеран.

Шулай итеп, Илдар Нуруллин әнә күпме кешене сөендереп яши. Юмарт кеше. Белешүебезчә, авыл Сабан туйларына да, башка чараларга да бүләкләрен кызганмый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Илдар Нуруллин