Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге "Ландыш" балалар бакчасында сыйфатлы ризыклар гына әзерлиләр

Балалар бакчаларында сабыйлар йокларга бик яратмасалар да, андагы тәмле ашларны мәктәптә укыганда, еллар узгач та еш исләренә төшерәләр, әниләреннән бакчадагы кебек ботка пешерүләрен дә сорыйлар.

Бу дөрестән дә шулай, чөнки бакчада һәр ризыкны технологик карта буенча әзерлиләр.

Район үзәгендәге “Ландыш” балалар бакчасында дүрт төркемдә тәрбияләнүче 94 балага ике пешекче ашлар пешерә. Биредә дә, барлык бакчалардагы кебек,  азык-төлекне китерүче оешманы, ярты елга бер,  тендер уйнатып сайлап алалар.

-Бакчаның шәфкать туташы ике атнага меню төзеп куя. 10 көндә бер үк төрле ризык кабатланмый. 3-7 яшьлек балаларга көнгә уртача  - 108 сум 28  тиен, 1-3 яшьлекләргә 85 сум 98 тиен исәбеннән азык-төлек әзерләнә, - ди бакча мөдире Гөлфия Ибәтова. -  Бездә балалар  дүрт тапкыр туклана. Иртәнге ашка җиңелчә берәр ботка һәм чәй яки компот, ә төшке ашка кадәр  сок яки җиләк-җимеш, яки ряженка бирелә. Төшке аш вакытында алар беренче һәм икенче ашлар ашый,  салат та әзерләнә. Балалар йокыдан торгач ботка ашыйлар һәм камыр ризыгы белән чәй яки компот эчәләр, җиләк-җимеш тә була.

Бакчаның барлык төр яшелчә, җиләк-җимеш, башка азык-төлекне саклау өчен махсус складлары, суыткычлары, туңдыргычлары бар.  Складлардагы дымлылык, суыткыч һәм туңдыргычлардагы температура даими контрольдә, аларны күзәтеп, мәгълүматларны аерым бер журналга язып баралар. Азык-төлекнең дөрес сакланышы да зур роль уйный бит.

Итне  айга бер тапкыр китерсәләр, тавык итен кирәк кадәрле генә, атна саен, заявка буенча алалар. Сөт ризыкларын  атнага ике тапкыр китереп бирәләр.

-Үткән ел җәйге кызу  көннәрдә сөт ризыклары әчегән очраклар да булгалады, хәзер андый проблема юк, - ди Гөлфия  Марс кызы. - Китергән азык-төлекнең саклану срокларын карап алабыз. Җитешсезлекләр күрсәк, яки сыйфатлары безне канәгатьләндермәсә,  аларны алмаштырып китерәләр. Без кишер, бәрәңге кебек яшелчәләрне генә  көздән күбрәк алып куябыз, калганнарына аз-азлап кына заказ җибәрәбез. Заявка бирү көннәре дә бар. Җомга көнне заказ бирсәң - атнаның беренче көнендә, сишәмбе заказын атна ахырында үтиләр. Балаларга ризыкны свежий азык-төлектән генә әзерлибез. Шуңа алар ашларны яратып ашыйлар.

Бакчага йөрүче 3-7 яшьлек балалары өчен ата-аналар взносы  - 2753 сум, ә  1-3 яшьлекләргә - 2695 сум. Күп балалы яки башка категориягә ия ата-аналарга ташламалар бар, алар бу сумманың билгеле бер өлешен генә түлиләр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев