Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге балалар бакчаларында кизү төркемнәр эшли

Бүген район үзәгендәге балалар бакчаларындагы кизү төркемнәргә унлап бала йөри.

Әлеге төркемнәргә, нигездә, хастаханәдә, даруханәләрдә, азык-төлек кибетләрендә, полиция бүлекчәсендә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында эшләүче әти-әниләрнең балалары кабул ителә.

-Кизү төркеменә бүген (6 апрель көнне – ред.) 3 бала килде, - ди “Ромашка” балалар бакчасы мөдире Фәридә Низаметдинова. – Аларны шәфкать туташы кабул итә, бу хакта махсус журналда теркәп барабыз. Тәрбияче сабыйларга күңелсезләнергә бирми, алар белән шөгыльләнә, уеннар оештыра. Аш пешерүче апалары  тәмле ризыклар белән сыйлый. Бүлмәләр, коридорлар, ашханәләр юешләтеп җыештырыла, антисептик чаралар белән эшкәртелә, җилләтелә.  Бакча үз эш режимында эшли.

“Чишмәкәй” балалар бакчасы мөдире Илсөяр Гайнетдинова әйтүенчә, бакчага килүчеләр саны гел үзгәреп тора, бер көнне бишәү булса, үткән атнада бер бала гына килгән көн дә теркәлгән.

“Әкият” балалар бакчасына өч бала йөртәләр.

-Сабыйларны бинага керү юлында кизү торучы тәрбияче каршы ала, ата-аналарны эчкә кертмибез, - ди бакча мөдире Зөлфия Әхмәтҗанова. -  Бинада  тиешле профилактик чаралар үтәлә.

“Каенкай” бакчасында балаларны кабул итәргә әзер булып торалар, ләкин бакча мөдире Әлфия Гыйләҗева әйтүенчә, биредә кизү төркеменә балаларын китерүчеләр юк.

Сүз уңаеннан, авылларда балалар бакчалары эшләми. Аларда балаларны бакчага йөртергә теләк белдерүчеләр булмаган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X