Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә алдагы бәйрәмнәрдә уяулык хакында сөйләштеләр

Районның террорчылыкка каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында “Республика көне”, “Белем бәйрәме” һәм 11-13 сентябрьдә узачак бердәм сайлаулар уңаеннан иминлек чаралары турында җитди сөйләшү булды.

29 августта район үзәгендә “Республика көне” Яшьләр мәйданчыгында билгеләп үтеләчәк: концерт, уеннар булырга тиеш. Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле, монда артык күп кеше җыелмаса да ярыйдыр. Мәйданчык ягына транспорт чаралары керүне чикләргә кирәк. Янгын, медицина хезмәте биредә ул-бу булган очракка әзер торырга тиеш.

“Белем бәйрәме”ндә дә саклык чаралары беренче урында тора. Тантаналы чараларны әзерләүгә һәм үткәрүгә кагылышы булмаган затларны моннан җибәрү зарур. Белем бирү учреждениеләрендә террорчылыкка һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешенә, сигнализация, полиция белән ашыгыч экстрен элемтә өчен чаралар белән тәэмин итү, объектлар җитәкчеләре һәм персонал белән инструктаж үткәрү сорала.

Сайлаулар – бик мөһим кампания. Әлеге чара  барышында да биналарны кат-кат тикшерү, куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмау, тавыш бирү биналарында, алар янәшәсендәге территориядә, комиссияләр урнашкан, бюллетеньнәр сакланучы урыннарда җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен чаралар күрү, террорчылыкка каршы, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мөһим. Бу чарада аерым хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшләячәк, сайлау участокларында полиция хезмәткәрләре дежур торачак.

-Барысын да кабат тикшерү, җитешсезлекләрне төзәтү мөһим, - диде район башлыгы, комиссия рәисе Фердинат Дәүләтшин, утырышта чыгыш ясап, тормышны тәэмин итү, экстрен хезмәтләр оешмалары җитәкчеләренә теләкләрен җиткереп. –Кешеләр иминлеге – иң мөһиме. Бәйрәмнәрне, сайлауларны имин уздырыйк.

 фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев