Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә юллар ремонтына керешәләр

Район үзәге юлларындагы чокыр-чакырларны томалау мәшәкатьләрен иң әүвәл Техническая, Титов урамнарыннан башламакчылар. Болар юллары нык таушалган һәм техника иң күп йөри торган урамнар.

Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитетыннан әйтүләренчә, район үзәгендә барлыгы 72 урам бар. Монда ремонт кирәк булган  асфальт өслекле юлларның барысын да төзәтеп, тигезләп чыгу күздә тотыла.

-Эшне Техническая, Титов, Шешминская урамнарыннан башламакчыбыз. Аларда юллар нык беткән, машиналар да күп йөри.  Бакчалы, Ярминкә тыкрыгы, Кыр урамнары юлларын төзәтәсе бар. Элеккеге май-сыр заводы янындагы юл киселешеннән стадионга бара торган юлга да ремонт кирәк.  Бу эшләрне “Асмант” җәмгыяте башкарачак. Ә Гагарин урамы юлын шомартуга (үзәктәге “Магнит” кибете янәшәсендәге юл чатыннан Амур ягындагы ашлык кабул итү пунктына кадәр ара) “Татавтодор”ның райондагы  участогы алына, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев