Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә юлчылар тәүлек буе эшли

Буранлап кар яуган көннәрдә район юлларында "Татавтодор"ның райондагы участогының унга якын берәмлек техникасы эшли. -Транспорт хәрәкәтен тәэмин итү өчен эшне ике сменада оештырдык. Юлларны төнлә дә чистартып торабыз. Безнең карамакта 300 километр юл бар, - ди участок җитәкчесе Наил Котбиев. Чирмешән авыл җирлегенә кергән торак пунктлардагы (Чирмешән, Түбән Чегодай, Кече...

Буранлап кар яуган көннәрдә район юлларында "Татавтодор"ның райондагы участогының унга якын берәмлек техникасы эшли.

-Транспорт хәрәкәтен тәэмин итү өчен эшне ике сменада оештырдык. Юлларны төнлә дә чистартып торабыз. Безнең карамакта 300 километр юл бар, - ди участок җитәкчесе Наил Котбиев.
Чирмешән авыл җирлегенә кергән торак пунктлардагы (Чирмешән, Түбән Чегодай, Кече Чегодай, Казанка, Кирпеч заводы поселогы) урамнарны, юлларны чистарту өчен "Татнефтедор"ның район участогы җаваплы, алар барлыгы 60тан артык километр юл чистартырга тиеш.
-Кар чистартуда көндез бездән җиде берәмлек техника катнаша, төнле дә ике - өч техника чыгарабыз, - ди участок начальнигы Дамир Мәгъсумов. - Дөрес, моңарчы күп күләмдә явым- төшем күзәтелмәде, әлегә кадәр эшебезгә карата дәгъва белдерүчеләр булмады, шулай да хезмәткәрләребез теләсә нинди көтелмәгән хәлләргә әзер торалар.
Кар - бураннар тынып торган арада юл эшчеләре район үзәгендәге Титов, Беренче Май, Совет урамнарыннан карны читкә чыгардылар.
-Чирмешән урамнарыннан 700 кубометр кар чыгарылды, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Моның өчен Кирпеч заводы поселогы ягында махсус урын билгеләдек.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Юлчылар Татавтодор