Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына төзүчеләр килгән.
Биредә икенче (административ) корпусның түбәсен сүтеп, яңабаштан җыялар. -Әлеге ремонт эшләренә республика бюджетыннан 3 миллион сум акча бирелде, - ди йорт-интернат директоры Илшат Закиров.
– Элеккеге түбә дөрес ясалмаган булган, җылыны да тотмады, башка җитешсезлекләре дә бар иде. Төзүчеләр конструкция элементларын алмаштырып, җылытып, яңадан калай белән ябарга керештеләр дә.
фото: Кадыйр Гомәров
Нет комментариев