Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ятим балалар өчен тагын ике йорт файдалануга тапшырылды

Чирмешәндә янә ике ятимгә дәүләт ярдәме белән төзелгән торак йорт ачкычлары тапшырылды. Республика көне алдыннан бу вакыйганы аерым бер бәйрәм сыман билгеләп үттеләр.

-Андый балалар безнең аерым кайгыртуга, игътибарга мохтаҗ. Үз йортыгыз булу белән тәбрик итәм, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, котлау чыгышында. -Торак төзүдә булышкан республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова да катнашты.

-Бүген сезнең тормышыгызда зур вакыйга, язмыш бүләге, - диде ул. -Быел республикада 600 ятим бала тораклы булачак. Йортыгызда һәрвакыт балалар тавышы тынмасын.

Һәм менә район үзәгендәге Мирсәет Кәбиров урамындагы, кирпечтән төзелгән, су, электр, газ линияләре үткәрелгән, мунчасына кадәр ясалган ике йорт ачкычлары ияләренә тапшырылды. Екатерина Корнилова һәм Михаил Чупрушкин – ике бертуган, моңа кадәр тәрбиягә алынган гаиләдә яшәгәннәр. Белгечлекләре дә бар: Михаил техникум тәмамлаган, мастер; Екатерина шәфкать туташы, әлегә декрет ялында, улы Егорга 1 яшь тә 6 ай. Егорның ничек сөенгәнен белсәгез икән – өй каршындагы паласта кунакларга биеп тә күрсәтте.

-Ирем белән, ул бүген эштә туры килде, йортыбызны кат-кат карап чыктык. Бөтен уңайлыклар бар, җитәкчеләргә, төзүчеләргә зур рәхмәт. Исән булсак, зуррагын үзебез төзербез. Җиһазлар алсак, тиздән монда тора да башларга исәп.

Янәшәдә сарай, бакча җире булу да яшьләр өчен бик яхшы. Монда асфальт юл салынган.

Әти-әнисез, карап үстерүче әти-әниләре булмаган ятим балаларга, балаларга торак республика программасы буенча төзелә. Безнең районда мондый торакны 9 бала алган да. Тагын 15 бала чиратта тора, аларга аерым йорт төзү өчен җир участогы да бүленгән.

Сүз уңаеннан, Чирмешәндә бүген файдалануга тапшырылган йортлар төзелешенә, тирә-юньне төзекләндерүгә икешәр миллион сум акча тотылган.

Өй туегыз котлы булсын, яшьләр!

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев