Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшүсмерләр иминлегенә кагылышлы чаралар узды

Беренче апрельдән унына кадәр “Россия балалары – 2018” (“Дети России – 2018”) оператив-профилактик операциясе узды. Районыбызда әлеге чарада хокук саклау органнары һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук иҗтимагый оешмалар әгъзалары катнашты.

«Россия балалары-2018» чарасының төп максаты балигъ булмаганнар арасында наркоманиянең таралуын кисәтү, аларны наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү факторларын ачыклау, наркотиклар куллануның нинди нәтиҗәләргә китерүен һәм моның өчен җаваплылык хакында хәбәрдарлыгын арттырудан гыйбарәт.

Профилактик чара барышында район полиция бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә инспекторы һәм балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү буенча муниципаль хезмәткәр Чирмешән лицее, кадетлар, Лашман, беренче һәм икенче Чирмешән мәктәпләренә барып, яшүсмерләр арасында аек яшәү рәвешен пропагандалауга һәм наркотиклар куллануга карата тискәре караш формалаштыруга юнәлдерелгән лекцияләр һәм әңгәмәләр уздырдылар.

-Операция барышында кичке вакытта торак пунктларга рейдларны ешайттык, - ди балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә инспекторы Чулпан Мөбаракшина. - Рейд үткәргәндә комендант сәгатендә җәмәгать урынында булган һәм әле шуның өстенә спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә өч яшүсмер тоткарланды. Бу егетләрнең эшләрен балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә юлладык. Балаларының бу эшләре өчен ата-аналарына да җавап тотарга туры киләчәк.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән

2
X