Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүчеләрнең 49 проценты гына үзсалым акчасы түләгән

Чирмешән авыл җирлегендә 2022 елда тупланырга тиешле үзсалымның әлегә 49 проценты – 871 мең 100 сумы җыелган. Үткән ел әлеге авыл җирлегендәге халыкның 37 проценты тулаем 670 мең сум үзсалым тапшырган.

-Быел безгә 3636 кешедән 1 миллион 818 мең сум үзсалым җыю бурычы куелган, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Гомәрова. – 1 апрельгә кадәр җыеп тапшырылган суммага дәүләт ярдәме, ягъни бер сумга дүрт сум исәбеннән акча, елның беренче яртысында ук исәп-хисап счетына утыра һәм җәй айларында күбрәк төзекләндерү эшләре башкарырга мөмкинлек була. Ә 1 апрельдән соң тапшырылган акчаларга республика ярдәме 2023 елда гына кайта.

Чирмешән авыл җирлегендә 5122 сайлаучы исәпләнә, шуларның 29 проценты (1486 кеше) ташламаларга ия, ягъни үзсалымнан азат ителә. Болар - Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган хатыннары, беренче төркем инвалидлар, 80 яшьне узган кешеләр, сугышчы-интернационалистлар, өлкәннәр һәм ивалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр, хәрби хезмәттәге егетләр һәм студентлар.

-Быелгы үзсалым акчаларына янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен махсус сыешлык (емкость) сатып алырга, Чирмешәннең төньяк-көнчыгышында тротуарлар төзү өчен проект-смета документлары әзерләргә планлыйбыз, - ди Надежда Габдерәшит кызы. – Средстволарның бер өлеше безнең территориядәге 9 зиратны тәртипкә китерүгә дә тотылачак. Шулай ук, урам яктырткычларын ремонтлау, авыл җирлеге тракторын карап торуга да бүленә бу акчалар.

Райондагы 18 авыл җирлегенең ундүртесе үзсалымны җыеп бетергән дә. Түбән Кармалкада тиешленең – 93, Лашманда – 87, Иске Котыш авыл җирлегендә 82 проценты җыелып, аерым исәп-хисап счетына күчкән. 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев