Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче Гайнуллиннар бакчаларында чуерташлы күл ясаганнар

Чирмешәндә яшәүче Гайнуллиннарның өй алды иртә яздан көзгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыра. Шунда композиция дә ясап куйганнар.

-Бу матурлыкны урамнан узучылар да борылып-борылып карап китәләр, - ди Айсылу.

Чәчәкләр әйләнәсендәге күлдә ясалма үрдәкләр “йөзә”, су буенда ташбака һәм йомраннар да бар. Күлгә су чүлмәктән, әрекмән яфраклары буйлап аккан сыман итеп эшләнгән. Алар инде 6-7 ел Гайнуллиннарның өй алдын бизәп, күзләрне иркәләп тора.

 

-Кызым Камилә белән ясадык, улыбыз Равиль дә булышты, - ди хуҗабикә. – Күлне казып, төбен һәм кырыйларын цементлап, полиэтилен салдык. Чүпрәкне цементка батырып чүлмәк әвәләдек, ә яфракларны әрекмән яфрагына салып катырдык. Аннан соң аларны буядык. Күл тирәсен бизәргә чуерташлар кулланылды.

 

Биредә иртә язда нарцисслар чәчәк ата, аларга лаләләр (тюльпаннар) дә иярә. Бераз соңрак чалмабашлар (пион), аннан соң лилияләр һәм розалар таҗларын ача, ромашка һәм василеклар да үсеп җитә. Аквилегия һәм статица  чәчәкләре дә ямь өстенә ямь өсти.

Гайнуллиннар бакчасында нинди генә җимеш агачлары юк, шулар арасында виноград зур урын алып тора. Сигез төрдәге бу җимеш ботакларын махсус дугалардан үрмәләтеп табигый түбә ясаганнар.

Айсылу виноград үсентеләрен үзе ясый, әлеге эшнең серләре белән дә уртаклашты.

-Миңа аны Лениногорскида яшәүче абый өйрәтте, беренче үсентеләрне дә, 14 еллар элек, алардан алып кайтып утырттык. Ашау өчен, вино ясау өчен махсус төрләре бар, йөзем өчен дә аерым сорты үсә, августтан октябрьгә кадәр җимеш бирәләр, - ди Айсылу Гайнуллина. – Көз көне чыбыкчаларны кисеп суыткычка куям, февральдә аларны суга тыгып, тамыр җибәртәм, шуннан соң туфракка, чүлмәкләргә утыртам, июньдә - бакчага. Сораучыларга да бирәм үсентеләрне. Виноград дүртенче елда гына җимеш бирә, икенче яки өченче елны чәчәк атарга мөмкин, ләкин җимешләр өлгертерлек көче булмый әле. Быел, башка җимешләр кебек, виноград та бераз соңрак өлгерә, әле җимешләнеп кенә киләләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X