Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә узган халык җыенында 1000 сум күләмендә үзсалым җыю килешенде

Чирмешән авыл җирлеге гражданнарының бу атнада узган халык җыенында 2020 елда җыелачак үзсалым күләмен җирлек территориясендә яшәүче балигъ булган һәр кешедән 1000 сум күләмендә җыю килешенде.

Шунысын әйтергә кирәк, 80 яше тулган ялгыз өлкәннәр, I нче төркем инвалидлар, көндезге уку бүлекләрендә белем алучы студентлар һәм Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итүчеләр әлеге төр салымнан азат ителә.

Быелның 1 апреленә Чирмешән авыл җирлегендә 2 миллион 171 мең сум күләмендә үзара салым җыелган иде. Аның һәр сумына республика 4 тапкыр күбрәк сумма өстәгәннән соң, гомуми сумма 8 миллион 684 сум тәшкил иткән.

Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева үзсалым акчаларына быел нинди эшләр башкарылганлыгы хакында мәгълүмат бирде. Нәтиҗәләр, кем әйтмешли, күз алдында. Район үзәгенең Дзержинский һәм Титов урамнары киселешендә яңа тротуарлар ясалды, универмаг тирәсендә һәм башка җәмәгать урыннарында плитә өслекле мәйданнар тигезләнде (моңа 3 миллион 643 мең сум акча тотылган), М.Титов һәйкәле һәм элеккеге май-сыр заводы янәшәсендәге чишмәләр төзекләндерелгән (35 мең сум), “Ландыш” балалар бакчасы янында автомашиналар  кую урыны төзү төгәлләнә (600 мең сум). Авыл җирлеге территориясендәге урам яктырткычларын тәртиптә тотуга – 870 мең сум, су үткәргечләр төзү өчен проект-смета документлары ясауга 582 мең сум үзсалым акчасын кулланганнар. Мөселман зиратында хуҗалык кирәк-яраклары саклау бинасы һәм православие зираты тирәсен тотып алуга акча бүлеп бирелә.

Әле күптән түгел генә үзсалым акчаларына 1 миллион ярым сумлык көпчәкле трактор сатып алынды, ул кышын урам юлларын кардан арындыру, җәен чүп үләннәрен чабу өчен кирәк. Әлеге тракторга арба һәм чапкыч та алачаклар.

Җыенда кайбер урамнарның һәм территорияләрнең тиешенчә яктыртылмавы, кайбер юл участокларының начар булуы уңаеннан моң-зарлар яңгырады. Каты көнкүреш калдыклары контейнерларын атнасына бер тапкыр түгел, ә ике тапкыр бушатырга, газүткәргеч торбаларын турайтырга һәм яхшы итеп буярга тәкъдим итүчеләр булды.

Җыенда 2020 нче елда җыелачак үзсалым акчаларына башкарыласы эшләр билгеләнде. Әлеге уңайдан референдум 2019 елның 17 ноябрендә узачак. Шуннан соң үзсалым җыю башланачак. Әлеге сумманы бер вакытта түли алмаучылар аны өлешләп тә кертә алалар.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев