Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә урманчылар агач утырта

Агач утырту буенча Иреклеләр елы кысаларында “Чирмешән урманчылыгы“ учреждениесе участок урманчылыклары урман фондында 2 гектарда усак, чыршы, миләш, юкә, каен, сперия үсентеләре утыртканнар. Барыбергә 3 меңнән дә артып китә.

-“Бердәм урман утырту көне“ табигатьне саклау акциясе кысаларында, бүген Чирмешәндәге административ участогыбыз янында өмә оештырдык, үсентеләр утырттык, - ди Чирмешән урманчылыгы җитәкчеселесничие урынбасары Әлфинур Җиһаншина.

Әлеге акциягә Нурлат аграр техникумының район филиалы да кушылган. Алар капиталь ремонтланган төп биналары территорияләрен матурлыйлар. Кайбер урыннарда тыгызрак булып үскән агачларны, үсентеләрне иркенрәк җирләргә күчереп утырталар. Бакчаларында ике ел элек тамыр җибәргән кайбер агачлары быел уңыш та биргән. Тулаем укучылар, укытучылар уку йорты бакчасындагы 200 төп алмагач, миләш, карлыган, чыршы һәм башка үсентеләргә тәрбия күрсәтәләр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев