Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә төрле хезмәтләрнең бәла-казаларга әзерлеге сыналды

Бәркәтәдә йортларны “су баскан”, Казанка авылында “янгын чыккан”. Райондагы төрле хезмәтләр шартлы бәлагә таручыларга ярдәмгә ашкынды.

Бу атнада оештырылган шушы өйрәнүләрдә янгын сүндерүчеләрнең, коткаручыларның, полиция, медицина хезмәткәрләренең, газ хезмәтенең, коммуналчыларның, электрчыларның һәм юлчыларның гадәттән тыш хәлләр очрагында башкарган эшчәнлекләренә бәя бирелде.

-Аларга  ике “вводный” җибәрелде. Беренчесендә,  имеш, Бәркәтә авылында су басу булган: 66 йортка су кергән, 157 кеше зыян күргән.  Ә икенче бирем буенча, Казанка авылында янгын чыккан. Нәтиҗәдә ут ике йортка капкан һәм анда биш кеше зыян күреп, шуларның өчесе һәлак булган. Барлык хезмәтләр шартлы урыннарга вакытында, 10-15 минут эчендә, килеп җитте, - ди  райондагы бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте  җитәкчесе Гөлия Яруллина. 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев