Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ТР Дәүләт Советы депутаты халык алдында хисап тотты

ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова район мәдәният йортында сайлаучылары белән очрашты, башкарган эшләре турында сөйләде, шулай ук очрашуга килгән чирмешәнлеләрне борчыган проблемаларны да тыңлады һәм аларны чишүдә ярдәмгә өметләндерде.

-Авыл җирендә яшәп, бала тапкан һәр анага, һәр балага пособие булдырасы иде. Бу азмы-күпме демография проблемасын хәл итәргә ярдәм итәр. Районда алты айда, нибары, 16 бала туган, үткән елның бу чорында – 23, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Фердинат Дәүләтшин депутатка. – Чирмешән аграр техникумы тулай торагын теркәү буенча да проблемабыз бар. Газлаштыру да бик чыгымлы эш, урам газүткәргечләрен сузу булса да дәүләт хисабына башкарылса яхшы булыр иде.

Депутат халык проблемасына битараф түгел. “Бердәм Россия” сәяси партиясе күп проектлар буенча байтак изге эшләр башкара. Людмила Рыбакова Яңа Элмәле мәктәбенә шахмат зонасы бүләк итте. Иганәчеләр ярдәме белән, гомумән, бу уку елында барлык мәктәпләрдә дә шундый зоналы булдырылды. Мәктәп укучыларының туклануы да депутатлар контролендә.

Инде безнең арабызда бик аз калган Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын да игътибардан читтә калдырмыйлар. Аларның тормыш юлы хакында китап та бастырганнар.

Людмила Рыбакова һәр айның соңгы җомгасында районга килеп гражданнарны кабул итә, онлайн кабул итүләр дә уздыра. Агымдагы елның алты аенда 22 райондашыбызның гозерен тыңлап, киңәшләрен биргән, ярдәм иткән. 2020 елның беренче яртысында аңарда 14 райондашыбыз кабул итүдә булган.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев