Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә әти-әниләр рус теленнән имтихан тапшырдылар

Инде өченче ел уздырылучы “Әти-әниләр тарафыннан бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне” Бөтенроссия акциясендә безнең район ата-аналары да катнашты.

Бу көнне Лашман урта мәктәбенә рус теленнән имтихан тапшырырга килгән 12 “укучы” - әти-әни  чыгарылыш класс укучылары БДИ вакытында уза торган барлык процедураларны белделәр.

Имтихан тапшыручыларның күпчелеге быел унберенчене тәмамлаучы укучыларның әти-әниләре иде, дөрес, акциягә рус теле буенча үз белемнәрен сынап карарга теләүчеләр дә  кушылды.

Күтәмәдән Сергей Логинкинның улы Андрей быел 11 сыйныфны тәмамлый.

-БДИның җитди сынау икәнен белсәм дә, аның тәртибен тулысынча күз алдына китерә алмый идем. Бүген үзем укучылар ролендә булып карадым, - ди нефтьче булып эшләүче Сергей. - Мәктәптә, институтта укыганнарны искә төшерергә туры килде, биремнәрне җиңел дип булмый.

Имтихан ике сәгать дәвам итте. Бланкларда сигез бирем, җидесе тест формасында булса, соңгысы – инша язу.

-Имтихан эшләрен комиссия членнары – район мәктәпләренең рус теле һәм әдәбияты укытучылары тикшерде. Нәтиҗәләр начар түгел, бик яхшылары да бар, - ди район мәгариф бүлегенең укыту  бүлеге буенча методисты Әлфинур Сөләйманова. - Тест өлешен яхшы үтәсәләр дә, инша язганда авырлыклар туганлыгы күренде.

Комиссия членнары эшләрне тикшергән вакытта ата-аналарны тагын бер кат БДИ тәртибе, быелгы яңалыклар  белән таныштырдылар.

-Быел улыбыз Динар 9 классны тәмамлый. Имтихан тәртибен белсәм дә, аны үзем үтәргә теләдем, - ди Лашманнан Гүзәл Шакирова. - Мәктәпне тәмамлаганга инде 20 ел, имтиханга әзерлексез генә кердем диярлек. Биремнәр җиңел түгел икән. Тест өлешендә кагыйдәләрне белергә кирәк булса, инша язганда тел байлыгы мөһим. Моның өчен әдәби китапларны күбрәк уку кирәк. Киләсе елда, ныграк  әзерләнеп, тагын имтихан биреп карыйсым килә. Үзеңнең белем дәрәҗәңне белү дә кызык бит.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X