Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә танылган врач Иван Силантьевка багышланган күргәзмә ачылачак

Мемориаль үзәктә тиздән Бөек Ватан сугышы ветераны, Россия Федерациясенең атказанган врачы Иван Силантьевка 125 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачылачак.

Иван Гурьевич Силантьев - Сәләнтәй бабай (халык аны үз итеп шулай атап йөрткән) Спас районында туса да, без аны Чирмешәннеке дип саныйбыз, әлеге уникаль шәхес белән горурланабыз.

-Иван Гурьевич 1930-1960 нчы елларда гына да төрле дәрәҗәдәге 3 меңләп  операция ясаган, трахома чире йоктырган тагын бик күп авыруларны үлемнән алып калган. 1895 елда туган Иван Силантьев Беренче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында да катнаша. Хирург буларак, йөзләрчә совет сугышчысын дәвалый, - ди мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова. -Сәләнтәй бабай безнең районга 1930 елда килә. Башта Түбән Кәминкәдә участок больницасында мөдирлек итә. 1946-1958нче елларда район сәламәтлек саклау тармагын җитәкли.

Аны халык әле дә онытмый, бу аңа булган олы хөрмәт турында сөйли. Чирмешәндәге бер урам аның исемен йөртә.

Табибның кызы Людмила Ивановна Исаева әле дә Чирмешәндә яши.

Иван Силантьев 75 яшендә генә эшеннән китә, ул 1974 елда  Чирмешән зиратында  җирләнгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев