Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә талпаннар “ауга” чыкты

Быел табигать белән бергә талпаннар да иртәрәк уянды. Район үзәк больницасына урман бетеннән зыян күргән ике кеше мөрәҗәгать иткән. Былтыр районда 63 кешене талпан тешләгән булган.

Быел табигать белән бергә талпаннар да иртәрәк уянды. Район үзәк больницасына урман бетеннән зыян күргән ике кеше мөрәҗәгать иткән. Былтыр районда 63 кешене талпан тешләгән булган.

-Талпан кадалган очракта авырту тиз генә сизелмәскә дә мөмкин. Кадалуын тою белән аны тиз арада алырга кирәк, - ди район үзәк больницасының медицина профилактикасы буенча табибы Зилә Минеголова. - Моның өчен үзегезнең участок врачына мөрәҗәгать итәргә. Әгәр бу хәл ял көнендә яки эш сәгатеннән соң булса, больницаның кабул итү пунктына барырга кирәк.

Талпанны өйдә, үзлегеңнән алу киңәш ителми. Инфекцияле бетнең борыны тире астында калу куркынычы бар.

Талпаннар үз корбаннарын үләндә яки куакта саклап тора, ярты метрдан да биеккә күтәрелмиләр. Гадәттә, алар кешеләрнең аякларына ябыша һәм киеме буйлап үрмәләп, утыру өчен уңайлы урын эзли. Яз көне урман, кырларга чыкканда караңгы төстәге киемнәр кияргә тырышмагыз, ачык төстәге киемнән талпанны күрергә ансатрак. Өс киемегезне чалбарга, чалбар балагын оекларга кыстырыгыз, башыгызга кияргә дә онытмагыз.

Талпаннардан саклану өчен киемнәрне, палаткаларны  химик чаралар белән эшкәртергә кирәк. Ял итәргә утырганда сукмактан бер метр чамасы читкәрәк утырыгыз, талпаннар күп очракта сукмак кырыендагы үләндә утыра. Аннан соң, ышык урынга караганда, коры, кояшлы аланнарда  урман бетләре азрак була.

Урманнан кайткач, өйгә кергәнче, киемнәрегезне салып игътибар белән карагыз, аеручы киемнең җөйләрен, кесәләрен, бөкләнгән урыннарын тикшерегез.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев