Чирмешәндә тагын бер балалар бакчасы ремонтлана
Безнең районда

Чирмешәндә тагын бер балалар бакчасы ремонтлана

Чирмешәннең «Ландыш» балалар бакчасында капиталь ремонтка әзерләнәләр.

-Әлегә бер бригада гына эшли, алар сүтү эшләрен башлап җибәрделәр, - ди бакча мөдире Гөлфия Ибәтова.

Бинаның икенче катында идәннәр сүтелгән, ишекләр алынган. Төзүчеләр беренче катның кайбер бүлмәләрендә дә шундый эшләргә керешкәннәр.

Балалар бакчасын яңарту эшенә 16 миллион акча каралган.

фото: архив


Нет комментариев