Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә сыерчыкларны яңа “өйчекләр” белән каршы алабыз

Туган як тарихы музее һәм Чирмешән урман хуҗалыгы аларга шундый бүләк әзерләде.

Яз килгәне сизелә, кошлар озак көттермәс, кабат безнең якларга кайтып җитәрләр. Кошларны кайгыртып, агачтан уеп ясау түгәрәгенә йөрүче балалар, җитәкчеләре, туган як тарихы музее хезмәткәре Сәлимҗан Гамиров ярдәме белән, сыерчык оялары ясаганнар. Материалларны Чирмешән урман хуҗалыгы биргән.

Матур, җыйнак итеп ясалган сыерчык ояларын балалар урман хуҗалыгына тапшырдылар һәм алар белән бергә агачларга да элеп  чыктылар. Чара кысаларында балалар кошлар “өйчекләрен” кайларда һәм ничек итеп дөрес элү серләренә дә төшенделәр.

Шундый чаралар аша балаларыбызда табигатне ярату һәм саклау хисләрен тәрбиялик. “Кече туганнарыбызны” бергәләп саклыйк, кайгыртыйк һәм ярдәм итик.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X