Чирмешәндә сентябрьдә ике әфганчы вафат булган
Районыбыз әфганчылары сентябрь ахырында, бер атна эчендә, ике хезмәттәшләрен югалттылар.
Яңа Элмәле авылы зиратына 56 яшьлек әфганчы Валерий Барышниковны җирләгәннәр. Ә бер атнадан сугышчы-интернацоналистлар туган авылы Иске Котышта гомер иткән Александр Борисов белән хушлашалар. Аңа әле 55 яшь кенә була. Яшьли ут эченә кергән якташыбызның гомерен яман чир чикли.
-Рәхмәт, авыр вакытларда иремнең хезмәттәшләре ялгыз калдырмады, рухи һәм матди ярдәм иттеләр. Кабер ташы да ясатып, аны урнаштырдылар, - диде мәрхүмнең хатыны Зинаида Борисова. – Әфган сугышының ни икәнен беләм. 1989 елның 15 февралендә әфганчыларны блок пост аша каршы алдым. Александрларның взводы иң ахырдан, кичке дүрттә чыкты.
Александр Федорович 1986-1987 елларда срочный хезмәттә була, аннан соң армиядә кала.
1988 елда ялга кайткан Саша авылдашы Зина белән гаилә кора һәм аны үзе белән алып китә. Шулай итеп Зина да бер ел ире белән “хезмәт итә”, Әфганстан чигендәге шәһәрдә яшәп ирен көтә. Саша бер ай, ай ярымга бер кайтып китә. Якташыбыз Әфганстаннан чыканнан соң 1993 елга кадәр Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, аннан кайткач районда милициядә эшли, берничә ел Иске Котышта колхоз рәисе булып тора. Соңгы елларда агач эше белән шөгыльләнгән.
-Сафларыбез елдан-ел сирәгәя. Әле гөрләтеп яшәргә тиешле хезмәттәшләребезне җир куенына салабыз, - ди районның иң өлкән әфганчысы Азат Могыйнов. – Кызганыч, сугышчы-интернационалистлар турында 15 февральдә генә искә алалар. Больницада да безгә бернинди ташламалар юк, әфганчылар яшәгән йортларга табличкалар урнаштырылса да ниндидер игътибар тояр идек.
Район хәрби комиссариаты аша армиягә киткән 88 райондашыбыз Әфганстанда хезмәт иткән. Ә башка хәрби комиссариатлар аша китеп, хәрби бәрелешләрдә катнашканнар белән бергә алар 150дән дә күбрәк.
-88 әфганчының 28се инде якты дөньяда юк, быел гына да өч хезмәттәшебезне җирләдек, - ди район әфганчылар советы рәисе Наил Котбиев. – Без ватсапта үзебезнең төркемне булдырдык, үзара хәбәрләшеп торабыз, бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз, мәрхүм хезмәттәшләребезнең каберләренә таш куюда булышабыз. Хөкүмәттән генә игътибар азрак.
фото: Азат Мугинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев